Мөлдерәп түгелә,
Йөрәгем — әрнүдә.
Ничекләр түзәргә
Бу көчле хисләргә?
Моң тулы күңелдә.
Караңгы төннәрдә
Эндәшәм тәкъдиргә:
"Упкыннар читенә
Китердең никләргә?
Сыныйсың никләргә?"
Бер адым, бер генә —
Иң соңгы чикләргә…
"Түз, — диям үземә, —
Мин генә түгел лә
Аяныч хәлләрдә".
Мин һәрбер иртәдә
Эндәшәм тәкъдиргә:
"Иң дөрес фикердә
Яшәргә, түзәргә
Дәрман бир һәркемгә!"
Бу җыр Гөлфия Минсәетовна (Шәйдуллина) репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 28/11/2025 - 18:29
«
»
