Күзләреңнең нуры чагылышы
Уелыплар калды йөрәгемдә,
Тирән яшеренгән җан сагышы,
Сиздермисең аны үзең генә.
Аңлагандай булдым синең җанны,
Шулай яшим мин дә, түзем генә…
Уйланып та, әйтелмичә калды
Бер ягымлы, назлы сүзем генә…
Бу сагышның тыйнак кагылуын
Сизеп калдым кинәт, бер мизгелдә.
Гүя минем җанның чагылуын
Күреп калдым кебек бер көзгедә.
Аңлагандай булдым синең җанны,
Шулай яшим мин дә, түзем генә…
Уйланып та, әйтелмичә калды
Бер ягымлы, назлы сүзем генә…
Үзгәрешләр, тормыш тайпылышы
Булмый икән алар кемдә генә?
Көчле калу, яшэү омтылышы
Кеше күңеленең үзәгендә.
Аңлагандай булдым синең җанны,
Шулай яшим мин дә, түзем генә…
Уйланып та, әйтелмичә калды
Бер ягымлы, назлы сүзем генә…
