Дусларым (бишенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Сез дә уйлыйсызмы?
Соңгы вакытларда
Искә алам мәктәп елларын.
Гомер үткән саен,
Сезне сагынганга,
Шул елларга китә уйларым.

Сагынамын сезне,
Күрешербез микән?
Очрашырга иде, дусларым.
Сәламнәрне сезгә
Ничек әйтим икән?
Сез кайларда икән, дусларым?

Үсеп таралыштык,
Хатлар язышмадык,
Кемнең кайда китте юллары.
Минем дусларымның
Инде үз тормышы,
Бардыр хәзер кызы, уллары.

Сагынамын сезне,
Күрешербез микән?
Очрашырга иде, дусларым.
Сәламнәрне сезгә
Ничек әйтим икән?
Сез кайларда икән, дусларым?

Безгә, җыелышып,
Очрашулар кирәк,
Искә алып мәктәп елларын.
Бергә искә алып,
Тагын җырлар идек,
Безнең яшьлегебез җырларын.

Сагынамын сезне,
Күрешербез микән?
Очрашырга иде, дусларым.
Сәламнәрне сезгә
Ничек әйтим икән?
Сез кайларда икән, дусларым?

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »