Һәрбер җәйдә көтеп каршы ала
Әнкәемнең туган авылы.
Аның урамнарын үткән чакта
Юкка чыга сагыш давылы.
Вакытларда сәяхәткә китеп,
Мизгелләрме әллә туктады?
Балачагым күз алдымнан үтте
Җанга якын әнкәм сукмагы.
Үтеп барам әнкәм сукмагыннан,
Яктылыктан күзләр чагыла.
Авыл буйлап аккан елгасының
Рәхәт җиле биткә кагыла.
Вакытларда сәяхәткә китеп,
Мизгелләрме әллә туктады?
Балачагым күз алдымнан үтте
Җанга якын әнкәм сукмагы.
Һәр тарафы шундый газиз миңа,
Чишмәләре, ямьле таулары.
Күңелемә якты нурлар сала
Әнкәемнең туган яклары.
Вакытларда сәяхәткә китеп,
Мизгелләрме әллә туктады?
Балачагым күз алдымнан үтте
Җанга якын әнкәм сукмагы.
