Үз өем

Категория: көе сүзләре

Ерак юллар үтеп,
Кире кайтып киләм;
Шатлык тулы күңел сөенә.
Яратып, үз итеп,
Кире кайтып керәм
Якыннарым көткән өемә.

Иркен, рәхәт үз өемдә,
Шатлык миңа hәр көне.
Җылы, нурлы үз өемдә
Газиз миңа hәркеме.
Үз өемдә, үз өемдә,
Үз өемдә — үз көем.
Йөрәгемә, күңелемә
Якын миңа үз өем.

Якыннарым көтеп,
Сагынганын беләм;
Өем шуңа ямьле күренә.
Арыганлык бетеп,
Яшәү дәрте белән
Күңел җырлый бәхет көенә.

Иркен, рәхәт үз өемдә,
Шатлык миңа hәр көне.
Җылы, нурлы үз өемдә
Газиз миңа hәркеме.
Үз өемдә, үз өемдә,
Үз өемдә — үз көем.
Йөрәгемә, күңелемә
Якын миңа үз өем.

Ерак юлга чыгып,
Тиз кайтам, дип китәм,
Гел үз өем була күңелдә.
Бәхетлеләр булып
Яшәүләрне телим,
Үз өемдә, имин илемдә.

Иркен, рәхәт үз өемдә,
Шатлык миңа hәр көне.
Җылы, нурлы үз өемдә
Газиз миңа hәркеме.
Үз өемдә, үз өемдә,
Үз өемдә — үз көем.
Йөрәгемә, күңелемә
Якын миңа үз өем.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »