Без икәү бәхетлерәк

Категория: көе сүзләре

Синең өчен суга төшәм димә,
Керәм димә тагын утларга.
Утка кермә, суларга да төшмә,
Калма бары, калма ятларга.

Мине ялгызым калдырма,
Мин синсез — ярты йөрәк.
Янәшә кал тормышымда,
Бәхет өчен син кирәк.

Синең өчен мин үләрмен димә,
Без бәхетле бергә чакларда.
Зинһар өчен сүзләр бир үземә
Мәхәббәтне бергэ сакларга?

Мине ялгызым калдырма,
Мин синсез — ярты йөрәк.
Янәшә кал тормышымда,
Бәхет өчен син кирәк.

Яннарымнан еракларга китмә,
Китмә, җаным, әллә кайларга.
Китсәң дә син, бик озакка китмә,
Ярты йөрәк бик тиз ярсый ла!

Мине ялгызым калдырма,
Мин синсез — ярты йөрәк.
Янәшә кал тормышымда,
Бәхет өчен син кирәк.
Әгәр булмасаң янымда,
Мин синсез — ярты йөрәк.
Янсак мәхәббәт утында,
Без икәү бәхетлерәк.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »