Һәлакәттән безне кисәткәндәй,
Юл буенда кала hәйкәлләр.
Бу юлларда күпме яшь гомерләр
Фани дөньялардан киткәннәр.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Хәерле юл барчагызга
Киләчәк гомерләрдә.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә;
Куелмасын hәйкәлләр дә
Озын юл буйларында.
Күрәчәккә ахры җилкенгәндәй,
Ашкындык шул, безне күрегез…
Тик бер генә килә бит гомерләр,
Яшәү кадерләрен белегез.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Хәерле юл барчагызга
Киләчәк гомерләрдә.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә;
Куелмасын hәйкәлләр дә
Озын юл буйларында.
Юлчыларга, сакчы фәрештәдәй,
Хәерле юл тели hәйкәлләр.
Исән-имин сезне күрсен, — диләр, —
Ераклардан өзелеп көткәннәр.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Хәерле юл барчагызга
Киләчәк гомерләрдә.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә;
Куелмасын hәйкәлләр дә
Озын юл буйларында.
