Карыйм сиңа, карыйм, җаным,
Ягымлы күзләреңә.
Нурлы булып утырасың
Табынның түрләрендә.
"Ярый әле син бар!" — диеп,
Яратып, сөеп дәшәм.
Миннән сиңа олы теләк:
"Кадерлем, озак яшә!"
Күңелемнең жылылары
Җырымның көйләрендә.
Телим бәхет, шатлыкларны
Алдагы көннәреңә!
"Ярый әле син бар!" — диеп,
Яратып, сөеп дәшәм.
Миннән сиңа олы теләк:
"Кадерлем, озак яшә!"
Мин бик бәхетле булырмын,
Син булсаң янәшәмдә.
Бу дөньяның матурлыгы
Яратып яшәүләрдә.
"Ярый әле син бар!" — диеп,
Яратып, сөеп дәшәм.
Миннән сиңа олы теләк:
"Кадерлем, озак яшә!"
Бу җыр Гөлфия Минсәетовна (Шәйдуллина) репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 28/11/2025 - 19:07
«
»
