Җәйләрдә авылга кайтканда,
Урманның сукмагын урадым.
Карагай, каеннар
Тынлыкка чумганнар;
Бер кәккүк кычкыра еракта.
Шул таныш сукмактан узганда,
Балачак дустымны эзләдем.
"Качышлы" уйнаган
Дускаем кайларда?
Тапмадым мин, хәтта, эзләрен.
Кайларда икән син, дускаем?
Балачак эзләре югалган.
Сайраган кошлар да,
Иң якын дустым да,
Белмимен, кайларга юл алган?
Сәламем — бу моңсу җырымда,
Кайттым да, мин аны тапмадым.
Кайларда булсак та,
Онытмыйк, дускаем,
Онытмыйк балачак сукмагын.
Бу җыр Ләйсән Гыймаева репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 28/11/2025 - 19:13
«
»
