Язмышым, елмай миңа

Категория: көе сүзләре

"Йөрәгендә сагыну бар,
Ә күзләре моңлылар…"
Минем хакта ак каеннар
Шулай әйтеп калдылар.

Әле, әле, әле, әле,
Шатлыклар булыр алда.
Яле, яле, яле, яле,
Язмышым, елмай миңа.

Сагынулар — яратудан,
Бәхетле андый йөрәк.
Моңлы күзләр — сагынудан,
Бездә моңсызлар сирәк.

Әле, әле, әле, әле,
Шатлыклар булыр алда.
Яле, яле, яле, яле,
Язмышым, елмай миңа.

Ирек бирәм сагынуга,
Йөрәгемнең моңына.
Бәхет юрап язмышларга,
Ышанам hәр таңыма.

Әле, әле, әле, әле,
Шатлыклар булыр алда.
Яле, яле, яле, яле,
Язмышым, елмай миңа.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »