"Мәңгелеккә киткән мизгелемдә
Риза-бәхил киттем дөньядан.
Аянычлар йөртеп күңелеңдә,
Үкенмәсәң иде син, балам!"
Сүзләр таба алмыйм юатырга,
Синдә шундый авыр югалту —
Әнкәеңне фани дөньялардан
Соңгы юлларына озату.
Үлем һәрчак үкенечле диләр,
Йөрәгең янадыр үкенеп.
Әйтер иде әнкәң җылы сүзләр:
"Үкенмә, балам!" — дип үтенеп.
Вакытларны кире кайтарырга
Һичкем кулларыннан килми шул.
Әнкәйләр бит соңгы сулышта да
Баласына бәхет тели ул.
Үлем һәрчак үкенечле диләр,
Йөрәгең янадыр үкенеп.
Әйтер иде әнкәң җылы сүзләр:
"Үкенмә, балам!" — дип үтенеп.
Исән вакытларын уйлаганда
Хәтерләрсең җылы карашын.
Шулай кайтып, әнкәң кайгыларда
Юатырга тели баласын.
Үлем һәрчак үкенечле диләр,
Йөрәгең янадыр үкенеп.
Әйтер иде әнкәң җылы сүзләр:
"Үкенмә, балам!" — дип үтенеп.
"Мәңгелеккә кайчан китүләрне
Алдан белми Җирдә беркем дә.
Үкенечләр йөртеп, үз-үзеңне
Дучар итмә каты хөкемгә,
Үкенмә син, балам, үкенмә".
