Яшәр идем синең белән

Категория: көе сүзләре

Синсез минутлар булганда
Ялгызым кыен миңа;
Сагыш кызганмый, кагыла
Күңелем кылларына.

Болыт китә күк йөзеннән,
Яңгыр булып коелып.
Яшәр идем синең белән,
Шатлыкларда коенып.

Йөрәк кыллары сызлана,
Сагышлы булса җаным,
Бары тик сиңа тартылам,
Бел әле шуны, җаным.

Болыт китә күк йөзеннән,
Яңгыр булып коелып.
Яшәр идем синең белән,
Шатлыкларда коенып.

Йөрдек Агыйдел буенда
Таңнарга кадәр калып.
Телим бәхетле булырга,
Аккоштай парлап булып.

Болыт китә күк йөзеннән,
Яңгыр булып коелып.
Яшәр идем синең белән,
Шатлыкларда коенып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »