Безне кинәт ай тотылган кичтә
Синең авыр сүзең аерды.
Ә йөрәгем һаман сине көтә,
Еллар үткән кебек тоелды.
Гафу итә яратучы йөрәк,
Авыр сүзләрне дә кичерә.
Үзе аша яратучы йөрәк
Иң олы хисләрне кичерә.
Синең яннан ай тотылган кичтә
Мин җавапсыз киттем, онытма.
Үзем сине онытмадым һич тә,
Гафу итмәс диеп ялгышма.
Гафу итә яратучы йөрәк,
Авыр сүзләрне дә кичерә.
Үзе аша яратучы йөрәк
Иң олы хисләрне кичерә.
Сине уйлап инде айлар үтә,
Ай тотылган кичләр еракта.
Гафу үтенүең әле истә,
Әйтәсе җавабым йөрәктә.
Гафу итә яратучы йөрәк,
Авыр сүзләрне дә кичерә.
Үзе аша яратучы йөрәк
Иң олы хисләрне кичерә.
