Күзләремә бактың,
Йөрәккә ут яҡтың,
Тыныч күңел күлен,
Тыныч күңел күлен болгаттың.
Сөюгә юл ярып,
Кулларымнан алып,
Борчылуларымнан,
Борчылуларымнан юаттың.
Учларыңда кулым,
Озын, чиксез юлым,
Офыкларга барып тоташа.
Көзге яфраҡ җыры,
Якты сөю нуры,
Күңелләрҙә иң зур тамаша!
Көзге яфраҡ җыры,
Якты сөю нуры,
Күңелләрҙә иң зур тамаша!
Көзге яфрак җыры!
Көзге сары ялкын,
Йөрәкләрдә янсын,
Хис-тойгылар оча,
Хис-тойгылар оча, күкләргә.
Көзге кайнар сөю,
Парлап танго бию,
Насыйп булсын, булсын,
Насыйп булсын, булсын күпләргә.
Учларыңда кулым,
Озын, чиксез юлым,
Офыкларга барып тоташа.
Көзге яфраҡ җыры,
Якты сөю нуры,
Күңелләрдә иң зур тамаша!
Көзге яфраҡ җыры,
Якты сөю нуры,
Күңелләрдә иң зур тамаша!
Көзге яфрак җыры!