Көтәм (бишенче вариант)

Сине эзләп юлларыңа чыгам
Нинди дәртле сайрый сандугач.
Бу моң миңа синнән җырың булып
Ишетелә иркәм, сагынгач.

Язлар җитте, дөнья матурланды,
Тик йөрәктә һаман язлар юк.
Чәчәк атар иде күңел гөлем
Чөнки, син юк, җылы язлар юк!

Мин ышанам, көтәм, түзәм иркәм,
Мына инде кайтыр кебексең.
Күңелемнән кыш салкынын куып
Тагы чәчәк атар кебексең.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »