Ялгызымны ташларга, йә,
Ничек йөрәгең җитте?
Мин бит хәзер ялгыз-ярты —
Кап яртым синдә китте.
Мин бит хәзер ялгыз-ярты —
Кап яртым синдә китте.
Синең дә ярты язмышың
Калды минем күңелдә.
Ул мәңгегә сеңде, бугай,
Сагыш булып күземдә.
Ул мәңгегә сеңде, бугай,
Сагыш булып күземдә.
Язмыш ярылды уртага —
Син ерак инде хәзер,
Өем дә буш, күңел дә буш —
Аяусыз бары хәтер.
Өем дә буш, күңел дә буш —
Аяусыз бары хәтер.
Минсез яши алмагач
Җитер дә синең түзем,
Тик ничек яшисең соң син
Үзең булмыйча үзең?!
Бу җыр Флорида Исмәгыйлева репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 28/11/2025 - 23:08
«
»