Ашмый калган алтын өмет төсле,
Берәм-берәм төшә яфраклар,
Сап-сарыдан торган шул көзлектә
Язлар белмәс гәҗәп яңгырак бар.
Язда чәчкән орлыклардан инде
Җыеласы уңыш җыелган.
Тыеласы хисләр тыелганнар —
Курпы гына шытыр быелга.
Быелдан да калмый, курпыларга
Алдагы ел кары сибелер.
Ә ул инде эрер килер язда,
Безнең язда түгел — сизелер.
Сиздерми дә гомер үтә икән,
Үтә икән язлар, көзләре.
Алтын сүзем сиңа әйтелмәде —
Ак кар ябар минем күзләрне.
Варианты песни
Бу җыр Фирүзә Париж репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 28/11/2025 - 23:18
«
»