Мин бәхетле — кояшым бар,
Ул елмаеп, көлеп тора,
Зәңгәр күктән җир өстенә
Алтын нурын сибеп тора.
Зәңгәр күктән җир өстенә
Алтын нурын сибеп тора.
Мин бәхетле — әнкәем бар.
Ул иркәләп, назлап тора.
Йөрәгемдә ниләр барын
Күзләремнән аңлап тора.
Йөрәгемдә ниләр барын
Күзләремнән аңлап тора.
Мин бәхетле ил кызы, дип
Горурланып әндәшәмен.
Бәхетле, шат тормыш өчен
Тынгы белми көрәшәмен.
Бәхетле, шат тормыш өчен
Тынгы белми көрәшәмен.
Бу җыр Гөлсем Бикбулатова, Әминә репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 28/11/2025 - 23:24
«
»