Мин дә, дуслар, яшь идем!

Категория: көе сүзләре

Үтте көннәр, үтте еллар,
Үтте минем яшьлегем!
Тауда үскән яшь имәннәр,
Мин дә, дуслар, яшь идем!

Үткән яшьлек — үтсен әйдә,
Кем соң һәрчак яшь йөрер?
Әйдә үтсен, үкенмимен,
Яшьләп үтте минем яшь гомер,
Язгы ташкын сымак, шаулап,
Үтте дуслар, яшьлегем!

Җыерчыклар сөйләп тора
Картлыҡ килеп җиткәнен.
Күңел генә сизмәй икән
Яшьлек узып киткәнен.

Үткән яшьлек — үтсен әйдә,
Кем соң һәрчак яшь йөрер?
Әйдә үтсен, үкенмимен,
Яшьләп үтте минем яшь гомер,
Язгы ташкын сымак, шаулап,
Үтте минем яшьлегем!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »