Биш намазны укый белмәсәм дә,
Әйләнәм дә ярдәм сорыймын,
Синсез үтми минем бер көнем дә,
Әлдә син бар әле, Ходаем!
Шатлыкларым өчен рәхмәт әйтеп,
Сынауларны сабыр узыйм мин…
Ашыктырма берүк, үз җаема
Мин килермен сиңа, Ходаем!
Уразалар тоткан булмаса да,
Синең белән тулы ел-аем,
Тәүлегенә әллә ничә кабат
Ходаема кайтып урыймын…
Шатлыкларым өчен рәхмәт әйтеп,
Сынауларны сабыр узыйм мин…
Ашыктырма берүк, үз җаема
Мин килермен сиңа, Ходаем!
Бу җыр Люция Габбасова репертуарында бар
Добавлено Almaz в СБ, 29/11/2025 - 00:35
«
»