Минем өчен

Категория: көе сүзләре

Бер карасаң, алчаксың син,
Алчакларның алчагы:
Йөзләреңнең кояш чагы,
Телләреңнең бал чагы.

Бер карасаң, ай, зәһәрсең,
Сүзләрең өзә инде.
Сабырлык та бар дөньяда,
Сабырлык түзә инде.

Бер карасаң, боексың син, —
Төнбеклы күлме ни.
Күз карашың — шундый уйчан,
Эчең тулы серме ни.

Син кояшлы, кар-буранлы,
Шат яңгырлы ел кебек.
Юк, ахыры(сы), минем өчен
Син гомерлек җыр кебек.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »