Мөлдерәмә тулы чиләгем

Алыс чишмәләргә, суга барам,
Таныш суҡмаклардан киләмен.
Әлеккечә, җиңел, адымнарым,
Мөлдерәмә тулы чиләгем.

Әлеккечә, һаман көйәнтәмне
Иңнәремдә җиңел йөретәм.
Сомгыл каен миңа башын иде
Үткән чакта таныш бөгелдән.

Кичер, каен!
Капыл танымадым!
Синең яшьлегеңнең сердәшен.
Миңа сузган тәлгәш чукларына
Әкрен генә тама күз яшем.

Алыс чишмәләргә, суга барам,
Яшьлек сукмагыннан киләмен.
Һаман әле, җиңел, адымнарым,
Мөлдерәмә тулы чиләгем.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »