Мәхәббәтең булса,
Нурлар чәчеп торса,
Яшәүләре җиңел, бик җиңел.
Гомер матур уза,
Кошлар моңын суза,
Канатланып оча шат куңел!
Мәхәббәтең булса,
Нурлар чәчеп торса,
Авырлыклар хәтта тойолмый.
Гашыйк йөрәкләрдә,
Яшел тирәкләрдә
Яфраклар да сулмый, коелмый.
Мәхәббәтең булса,
Нурлар чәчеп торса,
Гел яшь булып кала күңелләр.
Сөйгән ярың белән,
Назлы парың белән
Мәңге бергә үтсен гомерләр!
Бу җыр Зәки Мәхмүтов репертуарында бар
Добавлено Almaz в СБ, 29/11/2025 - 01:09
«
»