Ак дулкыннар (икенче вариант)

/ вальс /

Ах, дулкыннар,
Ак дулкыннар
Еракларга сузыла.
Әй, чибәр кыз,
Әй, кара күз,
Күңелем төште
Сиңа — башкорт кызына.

Ах, дулкыннар,
Ак дулкыннар
Уйный кояш нурында.
Әй, чибәр кыз,
Әй, кара күз,
Ник моңарча / Ник очрамадың /
Очрамадың юлымда. / Минем юлымда. /

Ах, дулкыннар,
Ак дулкыннар
Ярга кага канатын.
Әй, чибәр кыз,
Әй, кара күз,
Әллә инде сине
Ихлас яраттым. / Чынлап яраттым. /

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »