Әни, синсез генә

Әни, синсез генә ай-кояштан,
Йолдызлардан килә нур агыш.
Йөрәгемә ничек сыя икән
Син калдырып киткән бу сагыш?

Язлар җиткәч күмеләләр акка
Синсез генә безнең бакчалар.
Яфракларын сыйпап тәсбих тартам,
Сагышларың иңне басалар.

Синсез генә йөреп сукмагыңнан,
Чирәмнәрдә чыкка манчылам.
Күләгәдәй, минем артларымнан
Сагышларың йөри камчылап.

Синсез үтә, әни, синсез генә
Ел фасылларының алышы.
Сабырлыклар бирсен йөрәгемә,
Һәр фасылы өсти сагышны.

Голосов пока нет
« »