Әлмәтебез җырда туды,
Җырлап яши бүген дә.
Нур сибүче бер йолдыз ул
Татарстан күгендә.
Җыр белән бергә уяна
Әлмәтебез таңнары.
Таң җилләре тибрәндерә
Зәй буеның талларын.
Өфе матур, Казан матур,
Әлмәт матур барсыннан.
Таң йолдызы шикелле ул
Йолдызлар арасында.
Әлмәтебез урамында
Якты яна утлар да.
Анда безнең сөйгән ярлар,
Анда безнең дуслар да.
Җыр белән бергә уяна
Әлмәтебез таңнары.
Таң җилләре тибрәндерә
Зәй буеның талларын.
Безнең Әлмәт иң матуры,
Ни генә дисәгез дә.
Исегездән мәңге китмәс,
Бер генә күрсәгез дә.
Җыр белән бергә уяна
Әлмәтебез таңнары.
Таң җилләре тибрәндерә
Зәй буеның талларын.
Әлмәтебездән еракка
Китәсе килми бер дә.
Мәхәббәт җепләре белән
Бәйләнгәнбез гомергә.
Җыр белән бергә уяна
Әлмәтебез таңнары.
Таң җилләре тибрәндерә
Зәй буеның талларын.