Сандугачның сайраулары,
Ничек телен аңларга?
Мактамадан чыгып китсәм,
Тынгы тапмыйм җаннарга.
Болыннарга төшәм әле
Кузгалаклар өзәргә.
Әйтегез, нинди чара бар
Сагынуга түзәргә?
Кыл арасы әрәмәсен
Каплаган куе томан.
Арысам, нигез ташына
Башкайларымны куям.
Болыннарга төшәм әле
Кузгалаклар өзәргә.
Әйтегез, нинди чара бар
Сагынуга түзәргә?
Зәй буйлары хәтфә болын,
Карлыганлы әрәмә.
Кадерен белик гомернең,
Уздырмыйкчы әрәмгә.
Болыннарга төшәм әле
Кузгалаклар өзәргә.
Әйтегез, нинди чара бар
Сагынуга түзәргә?
Әрәмәдә бөрлегән лә,
Тисә эри ирендә.
Мин бәхетле була алам
Бары туган җиремдә.
Болыннарга төшәм әле
Кузгалаклар өзәргә.
Әйтегез, нинди чара бар
Сагынуга түзәргә?