Камы Елганың юллары
Бормалы да бормалы.
Көмеш чишмәне иркәли
Айның алтын нурлары.
Агасың, Көмеш чишмә,
Агасың иртә, кич тә.
Гашыйкларның серләрен син
Җиде ятларга чишмә.
Көмеш чишмәгә килмичә
Ничек түзәргә кирәк.
Яшь йөрәкне сабырлыкка
Өйрәт, чишмәкәй, өйрәт!
Агасың, Көмеш чишмә,
Агасың иртә, кич тә.
Гашыйкларның серләрен син
Җиде ятларга чишмә.
Көмеш чишмәсеннән башка
Авылда ямь булырмы?
Язлар җитсә, шомыртларга
Сандугачлар кунармы?
Агасың, Көмеш чишмә,
Агасың иртә, кич тә.
Гашыйкларның серләрен син
Җиде ятларга чишмә.
Камы Елгадан китәлмим
Су эчми чишмәсеннән.
Суын эчкәч, җаннарыма
Тылсымы күчә сыман.
Агасың, Көмеш чишмә,
Агасың иртә, кич тә.
Гашыйкларның серләрен син
Җиде ятларга чишмә.