Кошлар көзен китеп бара,
Кала сагынулары,
Йөрәгем кабынулары,
Аңа табынулары…
Суларда сары, сары яфрак —
Сагынуларым төсе.
Сары яфраклар күрсәм,
Арта сагыну хисе.
Кавыштырды язгы кичләр,
Аерды нигә көзләр?
Югалыр инде ярларда
Икәү калдырган эзләр.
Суларда сары, сары яфрак —
Сагынуларым төсе.
Сары яфраклар күрсәм,
Арта сагыну хисе.
Суларда сары яфрак,
Карап калыйм акканын.
Ничекләр көтеп алырмын
Тагын кошлар кайтканын?
Суларда сары, сары яфрак —
Сагынуларым төсе.
Сары яфраклар күрсәм,
Арта сагыну хисе.
Бу җыр Мирсәет Сөнгатуллин репертуарында бар
Добавлено Almaz в СБ, 29/11/2025 - 02:58
«
»