Ак карлар ява

Категория: көе сүзләре

Ак карлар ява,
Кемнәрнең эзен,
Кемнәрнең үзен бездән яшерә.
Куллары кулда,
Аулак, тын юлда
Нәрсә эзлиләр ике яшь бергә?

Бәхет йолдызын эзлиме күктән
Карлы болытлар, ак пәрдә аша?
Ак карлар ява,
Ява ак карлар,
Ява тын гына, ә сөю шаша.

Ак карлар ява,
Ява ак карлар,
Дөнья аклыкка төрә җир күген.
Күпме көтелгән,
Өмет ителгән
Сүзләр пышылдап әйтелер бүген.
Әйтелер бүген…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »