Каен чуагы

Категория: көе сүзләре

Тау башында каен үсә,
Чукларын салындырып.
Кай арада өлгердең син
Эчтә ут кабындырып?

Син булганда йолдызлар да
Яктырак яна икән.
Бәхетнең һәрбер мизгеле
Йөрәктә кала икән.

Шул каенның чугын өзеп,
Тәкыялар ник үрдең?
Мәңге калырлык булмагач,
Йөрәгемә ник кердең?

Син булганда йолдызлар да
Яктырак яна икән.
Бәхетнең һәрбер мизгеле
Йөрәктә кала икән.

Шул каенның чугын өзеп,
Тәкыялар ник үрдең?
Мәңге калырлык булмагач,
Йөрәгемә ник кердең?

Инде күптән тәкыяның
Чуклары коелгандыр.
Арабыздагы эзләргә
Кар катыш ява яңгыр.

Син булганда йолдызлар да
Яктырак яна икән.
Бәхетнең һәрбер мизгеле
Йөрәктә кала икән.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »