Моң (өченче вариант)

Сыздырып ла гармун уйнап узды, —
Ишетмичә калды кем икән?
Уйларыңны гына каян белим —
Күңелкәең кара төн икән.

Акбүз генә атым тиргә төшкән,
Сорамыйча аны кем җиккән?
Язмышына шулай язылмаса,
Сөйгән ярын ташлап кем киткән?

Чишмә буйларында җиләк пешкән,
Күләгәсе суларга төшкән.
Бармы икән тагын минем кебек
Язмышыннан бәхетләр көткән?!

Голосов пока нет
« »