Килегез, дусларым!

Гомерләр тормый шул
Гел тоташ шатлыктан,
Борчулар, кайгылар да килә.
Борчуың бүлешер,
Кайгыңны таратыр
Дусларың булсыннар гел бергә.

Кояшың көлгәндә,
Шатлыклар килгәндә,
Дусларың яныңа килсеннәр.
Бергәләп көлешеп,
Шатлыкны бүлешеп
Яшәүгә ни җитә, дисеннәр.

Иң садә йөрәктән
Мин сезгә эндәшәм,
Килегез сез миңа, дусларым!
Табыным түрендә
Мәңгегә, гомергә
Тойыйм мин, белим мин сез барын!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »