Җәйге күкне иңләп очар идек,
Канатларны җилдә талдырмый.
Хисләр хисне кочар иде
Шик-шөбһәләр җанда калдырмый.
Ныгыр иде хәлсез йөрәкләрнең
Өзелергә торган кыллары
Ике язмыш берәү булып
Узса әгәр гомер юлларын.
Бик бәхетле булыр идек без,
Булса әгәр икебезгә бер йөрәк.
Булмас иде хата-ялгышлар да,
Ниятләрдә уйлар төрлерәк.
Бирешмичә давыл-бураннарга,
Бергә керер идек язларга.
Белми генә бергә чашар идек,
Язлар белән килгән назларга.
Тормыш йөген икәү тартып,
Аерылмый дәрьялар гизеп,
Салкыннарда җылынсалар,
Бергәләшеп учак тергезеп.
Мин сөямен һичбер хыянәтсез,
Өметләнеп юктан, сәбәпсез.
Ишетергә гашыйк йөрәгемне
Синең йөрәк кенә сәләтле.
Бик бәхетле булыр идек без,
Булса әгәр икебезгә бер йөрәк.
Булмас иде хата-ялгышлар да,
Ниятләрдә уйлар төрлерәк.
Бирешмичә давыл-бураннарга,
Бергә керер идек язларга.
Белми генә бергә чашар идек,
Язлар белән килгән назларга.
