Бу дөньяда инде синең кебек
Беркемне дә яраталмам бүтән.
Сүтә-сүтә гомер йомгагымны
Бергә йөргән сукмаклардан үтәм.
Аерылды юллар. Кем гаепле?
Әллә инде язмыш үземе?
Мәхәббәткә кырау булып төшкән
Әллә инде ятлар сүземе?
Эзләп йөрим таныш болыннардан
Бергә яккан учак урыннарын.
Йөрәгемдә дөрли учак булып,
Син кабызган сөю, сөйгән ярым.
Аерылды юллар. Кем гаепле?
Әллә инде язмыш үземе?
Мәхәббәткә кырау булып төшкән
Әллә инде ятлар сүземе?
Бер-бер артлы еллар үтсәләр дә.
Яшим синең барлыгыңны тоеп.
Йөрәгемнән назлы исемеңне
Юк, беркем дә ала алмас җуеп.
Аерылды юллар. Кем гаепле?
Әллә инде язмыш үземе?
Мәхәббәткә кырау булып төшкән
Әллә инде ятлар сүземе?
