Торналар да китә инде,
Һавада тавышлары …
Кайларга очыра икән
Җилләре, язмышлары?
Туган җирдән аерылу
Үтми икән сагышсыз.
Торналар да китә алмыйлар
Каңгылдашми тавышсыз.
Торналар да китә инде,
Болгар дигән илләр юк. / Безгә китәр җирләр юк. /
Дөньялар болганып тора,
Безнең китәр җирләр юк!
Туган җирдән аерылу
Үтми икән сагышсыз.
Торналар да китә алмыйлар
Каңгылдашми тавышсыз.
Бу җыр Харис Шәрипов репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 30/11/2025 - 01:02
«
»