Исәпләп вакытның язларын, көзләрен,
Чыңгырый һавада кошларның көйләре.
Һавада чайкала торналар тавышы,
Чылбырдай чыңгырый дөньяның сагышы.
Тезелеп чылбырдай — түгел дә торналар —
Секундлар, минутлар чыңгырап узалар.
Алтындай, көмештәй бу аваз, бу чыңнар
һәр ваҡыт теп-тере булсыннар, булсыннар.
Бу җыр Раян Алтыншин репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 30/11/2025 - 01:14
«
»