Түзик әле, кешеләр!

Бер улыйсы килә, айга карап,
Сәхрәдәге ялгыз бүредәй.
Улап булмый.
Оят.
Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр (көлерләр).

Бер янасы иде кочагыңда,
Әверелгәнче утлы күмергә.
Янып булмый.
Оят.
Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр (көлерләр).

Бер елыйсы иде бушанганчы,
Хәсрәт белән тулы күңелләр.
Елап булмый.
Оят.
Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр (көлерләр).

Улыйк, елыйк, яныйк —
Дөнья фани,
Кемнең кемдә нинди эше бар?
Юк, кирәкми,
Түзик,
Түзик әле,
Түзик әле —
Без бит кеше!…
Кешеләр!
Түзик әле, кешеләр!
Түзик әле, кешеләр!
Түзик, кешеләр!
Түзик!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »