Көмеш яңгыры

Көмеш яңгыр
Җем-җем килеп, су өстендә
Якты нур уйный.
Ай талларның бөдрәләрен
Көмешкә буйый.
Үзәннәрдә дулкын-дулкын
Тибрәнә томан.
Тал толымына уралып.
Җил йоклый сыман.

Яфрак очында, җемелдәп,
Тамчылар яна.
Чык яңгыры, көмеш яңгыр
Тып та тып тама.
Бөдрәләргә кагылып алсаң,
Көй чыгар сыман.
Гаҗәеп моңнар тарала
Һәрбер тамчыдан.

Голосов пока нет
« »