Җиде юл чатына чыгып,
Тузанына кагылам.
Әнкәй кулын болгап калган
Авылымны сагынам.
Язмыш җилләре исмәсен,
Канатны каермасын.
Туган җирдән аерса да,
Юллардан аермасын.
Яшьлегемнән килгән юлга
Кабат чыгасы иде.
Очына барып җиткәнче
Йөрәк чыдасын иде.
Язмыш җилләре исмәсен,
Канатны каермасын.
Яшьлегемнән аерса да,
Юллардан аермасын!
Гомер юлында чәчләр дә,
Хисләр дә туза икән.
Күңелгә мәхәббәт керсә,
Гомер тиз уза икән…
Язмыш җилләре исмәсен,
Канатны каермасын.
Яшьлегемнән аерса да,
Юллардан аермасын.
Яшьлегемнән аерса да,
Юллардан аермасын…
Бу җыр Рабига Сибгатуллина репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 30/11/2025 - 13:48
«
»
