Сизәсеңме, көз айлары үтте,
Килеп җитте инде ак кышлар.
Моңсуланып китеп барсалар да,
Кайтыр әле, кайтыр аккошлар.
Бураннары, суыклары белән
Узып китәр тиздән ак кышлар.
Шаулы язлар җиткәч, гөрелдәшеп
Кайтыр әле, кайтыр аккошлар.
Салкыннарны алар читтә тоймас,
Ул якларда юк бит ак кышлар.
Язмышлары безнең якларда бит —
Кайтыр әле, кайтыр аккошлар.
Добавлено tatassr в ВС, 30/11/2025 - 16:12
«
»
