Арча юлы (Арчада гына…)

/ Арча төбәгендә матур бер йола бар: хәрби хезмәткә озатканда юл буендагы агачларга кызлар ак яулык бәйлиләр /

Сокланамын бу якларга
Барган саен,
Арча юлы ике яклап
Ап-ак каен.
Ак каенга бәйләгәннәр
Ап-ак яулык,
Һәркемгә ул теләп кала
Бәхет-саулык.

Исән-сау йөр, көтәрмен! — дип
Вәгъдә биргән,
Ак каенга чиккән яулык
Кемнәр элгән?
Җилфер-җилфер килә алар,
Оча гына.
Ерактагы җан сөйгәне
Кочагына.

Кыен була бу якларга
Бармагач та,
Синең яулык җилфердәр күк
Ят агачта.
Арча юлы ике яклап
Ап-ак каен.
Барам әле шул якларга,
Табам җаен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »