Ничә еллар мин әзләдем аны,
Табалыр дип күңел юаттым.
Табалмады, кем әйтер миңа,
Кайда гына аны югалттым?!
Кайда соң син, ҡайҙа?
Мәхрүм итмә мине
Тормоштагы очыр канаттан!
Килче тагы, килче мәхәббәтем
Һәм күкләргә күтәр кабаттан!
Әллә яшьлек юлларыннан (тупсасыннан)
Атлаганда торып калдыңмы?
Әллә көнчел куллар күреп
Йөрәгемнән тартып алдымы?
Кайда соң син, ҡайҙа?
Мәхрүм итмә мине
Тормоштагы очыр канаттан!
Килче тагы, килче мәхәббәтем
Һәм күкләргә күтәр кабаттан!
Бу җыр Насип Кучаев, Харис Шәрипов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 01/12/2025 - 13:48
«
»