Язлар саен сирень бакчаларда
Зәңгәр чәчәкләргә төренә.
Шушы сирень, синең сының булып,
Күзләремә минем күренә.
Сирень чәчәкләргә төренгәндә,
Бакчаларга чыгам кичләрен.
Яңаргандай бла шул чак миңа
Шаулап үткән яшьлек хисләрем.
Бакчаларга чыксам мин кичләрен,
Күзләренә багам сиреннең.
Бер ул гына, бары бер ул гына
Аңлый кебек йәрәк серемне.
Бу җыр Саҗидә Галимова репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 01/12/2025 - 18:48
«
»