Синең өчен (унберенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Синең өчен кояш балкып торсын,
Синең өчен янсын йолдызлар;
Көндезләрен, кичен,
Иркәм, синең өчен,
Бер куаныр йөрәк, бер сызлар …
Иркәм, синең өчен,
Бер куаныр йөрәк, бер сызлар …

Синең өчен гөлләр үстерермен,
Юлларыңда хәтфә түшәрмен,
Син кызганмый көчем,
Иркәм, синең өчен,
Тормыш төенләрен чишәрмен.
Иркәм, синең өчен,
Тормыш төенләрен чишәрмен.

Синең өчен урын түрдән булыр,
Йөрәктә дә, матур җырда да;
Синең өчен тудым,
Синең өчен үстем,
Синең өчен яшимен дөньяда.
Синең өчен үстем,
Синең өчен яшимен дөньяда.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Синең өчен»
Ноты для песни «Синең өчен»
Ноты для песни «Синең өчен»
Ноты для песни «Синең өчен»
Голосов пока нет
« »