Дуслык иртәсе

Категория: көе һәм сүзләре

Алсу таңнар аткан чакта
Матур сайрый сандугач.
Күңелем шатлык белән тулы
Йөрәгемдә син булгач.

Сандугачлар сайраганда
Ни уйлайсың иркәм син?
Онытмам мин бер кайчанда
Гүзәл дуслык иртәсен.

Ал чәчәккә тиңләп сине
Саклыймын мин күңелемдә.
Дус булып рәхәт яшәек
Туган, иркен киң илдә!

Алсу таңнар аткан чакта
Матур сайрый сандугач.
Күңелем шатлыҡ белән тулы
Йөрәгемдә син булгач.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »