Колхозлары «Түгәрәк»,
Тугаенда күбәләк,
Кыйдаш буйларын гөрләтеп,
Кил, эшләек бергәләп.
Кыйдаш буйларын гөрләтеп,
Кил, эшләек бергәләп.
Их, Кыйдаш, Кыйдаш, Кыйдаш,
Безнең Кыйдаш кызларының
Буе зифа, каш кыйгач.
Безнең Кыйдаш кызларының
Буе зифа, каш кыйгач.
Каенннары ак кына —
Туган-үскән як кына.
Күкрәп үсәр, күкрәп эшләр,
Күкрәп яшәр чак кына.
Күкрәп үсәр, күкрәп эшләр,
Күкрәп яшәр чак кына.
Их, Кыйдаш, Кыйдаш, Кыйдаш,
Безнең Кыйдаш кызларының
Буе зифа, каш кыйгач.
Безнең Кыйдаш кызларының
Буе зифа, каш кыйгач.
Кыйдаш икән сулары,
Таллы икән буйлары,
Таллар белән ярышып үсә
Безнең Кыйдаш кызлары.
Таллар белән ярышып үсә
Безнең Кыйдаш кызлары.
Их, Кыйдаш, Кыйдаш, Кыйдаш,
Безнең Кыйдаш кызларының
Буе зифа, каш кыйгач.
Безнең Кыйдаш кызларының
Буе зифа, каш кыйгач.
Кыйдаш буе тал-тирәк,
Тирәккә кунмый үрдәк,
Шушы айларда бигерәк
Ашкынып тора йөрәк.
Шушы айларда бигерәк
Ашкынып тора йөрәк.
Их, Кыйдаш, Кыйдаш, Кыйдаш,
Безнең Кыйдаш кызларының
Буе зифа, каш кыйгач.
Безнең Кыйдаш кызларының
Буе зифа, каш кыйгач.