Араларның алыслыгын
Кем якынайта?
Сагынганда сәлам хатын
Кем алып кайта?
Почтальон,
Почтальон,
Почтальон якынайта да
Почтальон алып кайа.
Туган авылыңнан хәбәр-хәл
Кам алып килә?
Кемгә кемдең хаттар язуын
Кем генә белә?
Почтальон,
Почтальон,
Почтальон алып килә һәм
Почтальон гына белә.
Сөйгәнеңнең якты өметен
Кем хәбәр итә?
Дусларыңа ут эченнән
Кем сәлам илтә?
Почтальон,
Почтальон,
Почтальон хәбәр итә һәм
Почтальон сәлам илтә.
Бу җыр Фәридә Кудашева репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 01/12/2025 - 22:58
«
»