Очраттым мин аны яр өстендә,
Күзләреннән күзем алмадым.
Күңелемнең аны бик күптәннән
Эзләгәнен шундук аңладым.
Син кайда, күз нурым,
Онытылмас җырым,
Син кайда, син кайда,
Син кайда? ..
Күңелемнең аны бик күптәннән
Эзләгәнен шундук аңладым.
Йөрәгемнән хисләр тулып ташты,
Тик үзенә әйтә алмадым.
Син кайда, күз нурым,
Онытылмас җырым,
Син кайда, син кайда,
Син кайда? ..
Дөньяның бу тиклем матурлыгын
Беренче кат күрдем шул чакта.
Оныта алмам, мәңге оныта алмам,
Гомер буе аерым булсак та.
Син кайда, күз нурым,
Онытылмас җырым,
Син кайда, син кайда,
Син кайда? ..
Варианты песни
Добавлено Almaz в Пнд, 01/12/2025 - 23:32
«
»