Ага сулар, ага сулар,
Бер болгана, бер тына.
Агымсулар кебек күңелем
Кая шулай талпына?
Ашкыналар хыялларым
Аккан сулар артыннан.
Мәхәббәтем чыгар кебек
Барыр юлым чатыннан.
Ага сулар, ага сулар,
Дулкынлана-болгана.
Соңлаганнар ялгыз кала —
Ашык, күңелем, соңлама!
Язгы сулар аккан чакта
Бер моңсу, бер ямансу.
Аккан сулар — ярсу күңел,
Ярсу күңел — агымсу…
Бу җыр Хәйдәр Бигичев репертуарында бар
«
»